Интернетта сак бул (6+)

14 нче санлы китапханәдә яшь китап сөючеләр өчен «Интернетта сак бул» дигән әңгәмә чарасы үтте.
Чара компьютерга ничә яшь дигән сораудан башланды. Ул балаларны уйланырга мәҗбүр итте, җаваплар да төрле булды. Бу сорауга җавап табу өчен «Компьютер тарихы» дигән кызыклы видеоязма да күрсәтелде. Китапханә кунаклары браузер дигән кызыклы төшенчә, аның функцияләре һәм Интернеттагы роле турында белде. Китапханәче челтәрдә үзеңне дөрес тотуның төп кагыйдәләре турында сөйләде, шулай ук Фиксиклар турында серияләрнең берсен карадылар, анда мультфильм геройлары «Интернетта саграк бул!» дип фикси-киңәшләр бирделәр. 
Балалар белән әңгәмә вакытында социаль челтәрләрдә даими очрап торучы киберэзәрлекләү һәм троллинг темаларына кагылдылар. «Тролльләргә ничек каршы торырга» дигән танып белү видеоязмасы балаларга челтәр әдәбе буенча яхшы нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирде.  

Поделиться: